Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Хәтер чылбыры"

  15 март көнне Яңа Кенәр мәдәният йортында “Хәтер чылбыры” исемле фестиваль булып үтте. Шушы фестивальдә  Иске Ашыт авыл китапханәсе мәдәният йорты  хезмәткәрләре белән берлектә  “Әбиемнең серле сандыгы” исемле фольклор кичә тәкъдим итте.

Кичәнең максаты:

1. Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү;

2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту;

  Кунакка килгән әбинең сандыгында безнең буынга кадәр сакланып килгән намазлык, халкыбызның күңел җәүһәрләре: көмеш бизәнү әйберләре (алкалар, йөзекләр, төймәләр, беләзекләр); милли кием үрнәкләре (түбәтәй, калфак, камзул, читек, күлмәк), чиккән сөлгеләр, кульяулыклар, ашьяулыклар  бар иде.