Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Ак чәчәк" акциясе

     Акциянең максаты-авыр онкология авыруларыннан интегүче балаларга ярдәм күрсәтү, хәйрия традицияләрен яңарту, авыру балалар проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.

     Акциянең символы-ак ромашка, ак ромашканың таҗлары барыбызны, авыру кешеләргә  битараф була алмаучыларны берләштерә. Ак чәчәк-шәфкатьлелек, мәхәббәт һәм игелек символы. Китапханәче балаларга игелек һәм шәфкатьлелек, авыру балаларга ярдәм итү кирәклеге турында әңгәмә үткәрде. Акция нәтиҗәсендә без мәктәпкәчә яшьтәге балаларда рухи һәм әхлакка нигезләнгән кешелек сыйфатларын тәрбиялибез; балалар җирдә кешеләрнең күп булуы, әмма алар барысы да төрле, алар арасында безнең ярдәмгә мохтаҗлар да бар икәнлеген аңладылар. Балалар да, тәрбиячеләр дә чәчәкләрне бик тырышып ясадылар, ябыштырдылар. Эшләнмәләр бик матур килеп чыкты.