Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Сөмбеләдә кунакта"

    20 октябрь көнне Иске Ашыт балалар бакчасында "Сөмбеләдә кунакта" исемле балалар иртәсе булды. Көз кызы Сөмбелә балаларга бик матур шигырьләр, җырлар, биюләр, уеннар, табышмаклар алып килде. Балаларның бәйрәменә тәртипсез Хәйрүш килеп күңелләребезне төшерде. Хәйрүш эшләргә яратмавы, тәмле ашарга гына яратуын белдерде. Сөмбелә белән балалар Хәйрүшне тәртипкә чакырдылар, эшләргә өйрәттеләр. Кичәбез бик матур тәрбияви формада үтте. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, җырладылар, биеделәр.