Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Укучыбыздан гыйбрәтле хикәя"

      Газета - журналларга күзәтү ясау максатыннан, китапханәдә "Укучыбыздан гыйбрәтле хикәя" исемле түгәрәк өстәл оештырылды. Гыйбрәтле хәлләрне укырга кем генә яратмый икән? Аларны укып без үзебез өчен гыйбрәт, көч туплыйбыз. Менә бүген дә һәрбер катнашучы үзе яратып укыган мәкаләсе белән уртаклашты. Китапханәче "Сөембикә", "Гаилә учагы", "Юлдаш" газеталарының төрле рубрикалары белән таныштырды. Бик җылы һәм файдалы аралашу булды.