"Китаплар патшалыгында"
1 сыйныф укучылары китапханәгә кунакка килделәр. Китапханәче "Китаплар патшалыгында" исемле библиографик дәрес үткәрде. Укучылар китапханә белән таныштылар, матур китаплар карадылар, балалар журналлары "Сабантуй" һәм "Салават күпере" , Көмеш кыңгырау" газетасы белән таныштылар. Аеруча укучыларга "Салават күпере" журналлары, андагы биремнәр, наклейкалар ошады. Дәресебез бик күңелле һәм файдалы үтте.