Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

“Тормыш язы һәм чәчәге хатын-кыз”

  Март – язның беренче ае. Ул җиргә яшәрү, матурлану, яңару алып килә. Гүзәллек арасында һәрвакыт мәхәббәт яши. Ана һәм бала. Бер – берсе өчен яралган бу җаннар иркә язның беренче таңын хәтерләтә...

  7 март көнне Иске Ашыт мәдәният йортында “Тормыш язы һәм чәчәге хатын-кыз” исемле әдәби-музыкаль кичә булды. Кичәне Иске Ашыт мәдәнтят йорты, китапханә, Иске Ашыт  гомумбелем мәктәбе укучылары берлектә үткәрделәр. Барлык әниләрне котлап балалар  үзләренең матур җырларын, дәртле биюләрен, күңелле скетчларын тәкъдим иттеләр, “Әнием портреты”, “Син әниеңне беләсеңме?” дигән кызыклы конкурсларда катнаштылар. Тамашачылар рәхәтләнеп ял иттеләр.