Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Сак булыгыз: Ялган!"

    Укучылар белән җәйге яллар тәмамланыр алдыннан,  "Сак булыгыз: Ялган!" исемле кисәтү дәресе үткәрдек. Дәрестә хәвеф - хәтәрнең төрле очраклары күздә тотылды: ялган социаль хезмәткәрләр, ялган электриклар, газовиклар, социаль челтәрдәге парольләр, паспорт данныйлары, карта реквизитлары. Мошенниклар корбаны булмас өчен ни эшләргә? Китапханәче белән балалар, нәкъ менә шул турыда әңгәмә алып бардылар. Ахырдан,  "Фиксики" һәм "Смешарики" мультфильмнарыннан шушы темага багышланган өзекләр карадык.