Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Батырлар елмаеп үлделәр"

    25 август-Җәлилчеләрне искә алу көне  уңаеннан,  Иске Ашыт авыл  китапханәсендә "Батырлар елмаеп үлделәр" темасы астында урта төркем балалар   белән тарихи сәгать үткәрелде. Максат итеп укучыларда тотрыклы патриотик, югары рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү куелды. Китапханәче үзенең чыгышында җәлилчеләр булган төрмәләр, башлары киселгәндә дә газраилнең күзенә туры карап, елмаеп үлгән чын каһарманнарның язмышлары турында сөйләп китте. Укучылар М.Җәлилнең Моабит дәфтәреннән үзләре өйрәнгән шигырьләрен искә төшерделәр.