Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Кадерләгез икмәкне!"

    17 август көнне балалар белән ындыр табагына экскурсиягә кердек. Амбарда күп еллар эшләүче Тәлгать абый төрле техникалар белән таныштырды, ашлык төрләрен күрсәтте. Ипи нинди оннан пешерелә, он ничек ясала, балалар бик күп мәгълүматлар туплап, бик яратып кайттылар. Китапханәче белән берлектә икмәк турында нинди җырлар, нинди шигырьләр бар барысын да искә төшерделәр.