Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Ипи пешерү серләре"

    11 август көнне яшьүсмер кызлар белән авылыбызның остабикәсе Гөлзада Альберт кызында кунакта булдык. Китапханәче татар халык ашлары турында таныштырып, “Татар халык ашлары” исемле китапларга күзәтү ясаса, Гөлзада ханым кызларны ипи пешерү серләренә өйрәтте. Ипине ничек изәргә, басарга, әвәләргә, пешерергә кирәклекне бергәләп өйрәндек. Эш барышында борынгы йолаларыбызны искә төшердек. Ипи пешкән арада өстәл арты уеннары уйнап, җырлап та алдык. Ипи пешкәч,  бик тәмләп чәй эчтек. Онытылмаслык, бик файдалы осталык дәресе булды.