"Президент туган көн"
1 март Татарстаныбыз президенты Рөстәм Миңнехановның туган көне. Аңа - 60 яшь.
Шул уңайдан Иске Ашыт авыл китапханәсендә китапханә дәресе узды. Дәрестә 3 нче сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче укучыларны Рөстәм Миңнехановның биографиясе, эшчәнлеге белән таныштырды. Кызыклы презентация, эчтәлекле китап күргәзмәсе ярдәмендә Татарстандагы истәлекле урыннар, шәһәрләр, елгалар турында таныштылар. Ә иң кызыгы, укучыларның “Әгәр мин президент булсам.. “ дип үз фикерләрен әйтә белүләре булды.