Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Якташларыбыз Хәтер китабында"

     Хәтер һәм кайгы көне 2021 елның 22 июне - Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгы. Нәкъ менә шул көнне 1941 елның җәендә илебез тарихында иң канкойгыч һәм куркыныч сугыш башлана.

      22 июнь көнне безнең китапханәдә балалар өчен "Якташларыбыз Хәтер китабында" дип исемләнгән хәтер кичәсе үткәрелде. Балалар "Хәтер" китабыннан авылдашларыбызның исемнәрен таптылар, сугыш ничек башлануы, Бөек Ватан сугышы фронтларында күпме кешенең гомере өзелүе, солдат, хатын-кыз, балалар һәм картлар концлагерьларда күпме михнәтләр күрүләре турында сөйләштек. “Хәтер китапларда, йөрәкләрдә мәңгелек! " дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.