"Ирләр - илнең терәге"
23 февраль тынычлык һәм иминлекне саклаучы көчле һәм батыр ир – егетләрне данлый торган көн. Бу гомумхалык бәйрәме, чөнки безнең һәрберебез, хәрби сактамы яки тыныч хезмәттәме – иң беренче чиратта ул Ватан сакчысы, үз хезмәте белән туган як үсешенә өлешен кертә. Бу бәйрәм хәрбиләргә, туган җирен, халкыбыз иминлеген саклап утка – суга кергән батырларга, бүген дә изге бурычларын үтәп ил сагында торучыларга олы ихтирам күрсәтү көне.
Ә инде шундый ир – егетләребез ил сагында торганда күгебез һәрвакыт аяз, илебез тыныч булыр, өстәлләребездә һәрвакыт икмәк торыр.
Шушы бәйрәм уңаеннан Иске Ашыт мәдәният йортында “Ирләр-илнең терәге” исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Барлык ир – егетләребезне котлап кызлар үзләренең матур җырларын, дәртле биюләрен, күңелле скетчларын тәкъдим иттеләр. К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” комедиясеннән өзек тамашачыларга аеруча ошады. Кичә бик күңелле үтте.