"Сабантуйга бүләгем"
Халкыбызның иң күркәм бәйрәмнәренең берсе - сабантуйлар уңаеннан, милли гореф - гадәтләребезне саклау максатын күздә тотып, мәйдан җыйдык. Халык җырларын җырлый - җырлый, бии - бии, авылыбызның тырыш халкының күңелен күрдек, йолаларыбызны искә төшердек.