Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

" Мең рәхмәтле авылыма, ул мине татар иткән!"

   21 февраль-Бөтендөнья тел көне. Бу дата 2000 елдан башлап Бөтендөнья күләмендә билгеләп үтелә. Без дә бу чарадан читтә калмыйбыз. 21 февраль көнне Иске Ашыт гомумбелем мәктәбендә “Мең рәхмәтле авылыма, ул мине татар иткән!” дигән кичә үткәрдек. 

   Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Мәрҗәниләр, Тукайлар нигез салган, 7 млн. халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып,бөтен дөньяга яңгыраган, утларга-суларга салсалар да, ассалар-киссәләр дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар телем.

  Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм кемнәр генә мактау җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып-белмәгән һәм уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән?! Бүгенге кичәбезне сиңа багышладык, туган телем-татар теле.

  Кичәбезгә кунак итеп якташыбыз шагыйрә Миләүшә Шәйхетдинованы чакырдык. Чөнки М.Шәйхетдинова туган телгә, авыл җиренә, аның кешеләренә, иген кырларына, авыр һәм мәшәкатьле хезмәтенә гашыйк. Кичәдә ул иҗат иткән шигырьләр, туган авылыбыз, туган телебез турындагы җырлар, шигырьләр яңгырады.

  -Тукай якташы булуым белән горурланам! - диде үзенең чыгышында М.Шәйхетдинова һәм үзенең Тукайга ияреп язган шигырьләрен безгә тәкъдим итте.

  Һәр халыкның туган теле - аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.