Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Китаплы аланда"

    1 июнь балаларны яклау көне уңаеннан, Иске Ашыт авыл китапханәчесе "Китаплы аланда" исемле әдәби кунакханә үткәрде. Балалар белән табигать кочагында китаплар карадык, шигырьләр укыдык, табышмакларга җаваплар эзләдек. Һәрбер бала үзенең китабыннан табигатькә кагылышлы өзекне укып күрсәтте. Ахырдан балалар яратып уйный торган "Без, без, без идек..." уенын уйнадык.