Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Шушы яктан, шушы туфрактан ул..."

  17 февраль көнне Иске Ашыт авылы мәдәният йортында  “Шушы яктан, шушы туфрактан ул...”- дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Мондый кичәләр үткәрү бездә һәр елны традициягә әйләнеп бара. 

   Кичәбезнең герое 1979 елдан Иске Ашыт авылында яшәп иҗат итүче үзешчән шагыйрә Гөлсинә Мөхәммәдиева  булды. “Шушы яктан, шушы туфрактан без” исемле китап күргәзмәсе, Гөлсинә апа иҗат иткән шигырьләрдән төзелгән презентация тамашачыларга тәкъдим ителде,  буклетлар таратылды. Гөлсинә апаның  туган авылына, Иске Ашыт табигатенә  багышлап язган шигырьләре бик күп. Укучылар бик теләп безне  аның  шигырьләре белән таныштырдылар. Китапханәбездәге бер генә бәйрәм дә Гөлсинә ападан башка үтми, ул бездә һәрвакыт көтеп алынган кунак. Гөлсинә апага иҗат уңышлары теләп калабыз.

   Әйе, Гөлсинә  апа  шагыйрә түгел, ләкин аның язган шигырьләре шагыйрьләрнекеннән бер дә ким түгел.