Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Ут белән шаярма!"

   20 май көнне Иске Ашыт авыл китапханәчесе бакча балалары белән "Ут белән шаярма!" исемле кисәтү дәресе үткәрде. Көннәр бик коры тору, балаларның җәйге яллары максатыннан чыгып, балаларга куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды. С. Маршакның "Кошкин дом" исемле мультфильмын карадык. Ут белән шаярырга ярамаганлыгы,  урманда янгын чыгу очраклары турында, янгынның бик зур зыян салуы турында фоторәсемнәр ярдәмендә аңлатылды.