Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Җиңү китергән язлар"

     Быел илебез 76 тыныч язын каршы алды. Бу көнне без, сугыш кырларында ятып калган ата – бабаларыбызны, сугыштан җиңү яулап кайтып бүгенге көндә безнең арада булмаган сугыш ветераннарын, сугышның бар авырлыгын үз җилкәләренә күтәргән тыл хезмәтчәннәрен тантаналы митинг белән искә алдык.

     Тантаналы митингта авыл халкы, кайткан кунаклар, укучылар, укытучылар катнашты. Митинг барышында котлау сүзләре яңгырады. Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре,  мәктәп укучылары тарафыннан матур җырлар белән үрелеп барды. Кайтмый калган һәм бүген арабызда булмаган геройларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык, бәйрәм хөрмәтенә һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр куелды.