Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Рәсем сәнгатендә Тукай геройлары"

    Габдулла Тукайның әсәрләре туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уята, иҗаты туган йортыңа, туган җиреңә игътибарлы сакчыл караш тәрбияли, башлаган эшне азакка чаклы җиткерергә теләк, түземлелек үстерә һәм эстетик тәрбия бирә. Габдулла Тукайның шигырьләре һәм әкиятләре аркылы бала әйләнә-тирә моһит белән таныша. Габдулла Тукай әсәрләре аша балалар татар халкының гореф-гадәтләре белән таныша ала, һәм олыларга карата кайгыртучанлык, игътибар һәм ихтирам хисләрен, балаларда эшчәнлек, гаделлек, батырлык, тыйнаклык, җаваплылык, белем алуга омтылыш тәрбияли. Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан, иске Ашыт авыл китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән “Рәсем сәнгатендә тукай геройлары” исемле рәсем дәресе үткәрде. Укучылар Г. Тукайның китапларыннан үзләренә ошаган персонажларны карап ясадылар. Тукай шигырьләрен искә төшерделәр, аеруча “Шүрәле” әкиятен яратуларын белдерделәр.