Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Чиксез галәм серләре"

    Иске Ашыт авыл китапханәсендә 6 сыйныф укучылары белән "Чиксез галәм серләре" исемле иҗади конкурс үткәрелде. Укучылар Ю. Гагаринның галәмгә очуына 60 ел тулуы турында видеоязма карадылар, күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар. Сорауларга җаваплар биргәннән соң, төсле кәгазьдән космик ракета ясадылар. Иң матур ракета Шәрәфиева Вәсиләнеке булып чыкты.