Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Язмышларга буйсынмас җан"

  “...суга салып эретелгән шикәр тәмен суны эчеп карамыйча белеп булмаган кебек, Фәнис Яруллин иҗатын да кат-кат  укый-укый, уйлана-уйлана гына төшенәсең”.

  9 гыйнвар Ф. Яруллинның туган көне, шул уңайдан,  Иске Ашыт авыл китапханәсендә   язучы Ф. Яруллин иҗаты буенча әдәби кичә үткәрелде. Язучының китапларыннан торган  « Язмышларга буйсынмас җан » дигән китап күргәзмәсе төзелде. Кичәгә 7 нче сыйныф укучылары чакырылды. Аерым укучыларга алдан ук, язучының шигырьләре бүлеп бирелде, өйрәнергә кушылды. Язучы иҗатына багышлап презентация ясалды һәм кичә барышында укучыларга тәкъдим ителде. Кичәдә язучының шигырьләре, әсәрләреннән өзекләр, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады.

  “Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә ала. Түземлеләр генә бәхеткә лаек”. Ф.Яруллинның шушы сүзләре белән кичәбезне тәмамладык.