Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Сәламәтлекне кечкенәдән сакла!"

     8 апрель көнне Иске Ашыт балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән "Сәламәтлекне кечкенәдән сакла!" исемле сәламәтлек дәресе үткәрдек. Балалар белән китаплардан матур рәсемнәр карадык, яшелчәләр исемнәрен санадык, кешенең гәүдәсе нинди өлешләрдән торганлыгын ачыкладык. Ул сүзләрне татарча һәм рус телендә ничек аталуларын белдек. Күңелле, матур көй астында зарядка ясадык. Балалар дәрес ахырында көндәлек режим дигән әйберне үтәргә, витаминнар ашарга, дөрес итеп яшәргә кирәклекне аңладылар.