Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Ничек яшисең, авыл советы?"

    1917 елда революциядән соң авылдагы старосталар бетерелеп, авыл советлары барлыкка килгән. 1920 елда авыл советына председательләр сайланган. 1995 - 2006 га кадәр җирле үзидарә, аннан соң авыл җирлеге итеп үзгәртелә. Председатель сүзе авыл җирлеге башлыгы итеп үзгәртелә. 2012 елның 1 январеннан Иске Ашыт авыл җирлеге, 10 авыл берләшеп Ташкичү авыл җирлеге булып үзгәрә. Ташкичү авыл җирлеге башлыгы итеп авылдашыбыз Фәйзуллин Фәим Хатип улы билгеләнә.

   Кызганычка каршы Фәим Хатипович кичәбездә катнаша алмады. Ташкичү авыл җирлегенең әйдәп баручы белгече Ганиева Дилара Мансур кызы авыл җирлегенең үткәне, бүгенгесе, киләчәккә планнары белән таныштырды. Китапханәче исә “Җирле үзидарә” журналында басылып чыккан районыбыз турындагы мәгълүматлар белән таныштырды. “Җирле үзидарә: кичә, бүген, иртәгә” исемле күргәзмә тәкъдим итте. Дилара Мансур кызы кичәдә катнашучыларны  кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Бик күңелле очрашу булды.