Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Көлегез, көлегез файдасы күп белегез!"

   3 апрель көнне Иске Ашыт мәдәният йортында "Көлегез, көлегез файдасы күп белегез!" исемле көлке кичәсе үткәрдек.

   Кичәдә "Саяра" халык театры берничә комедиядән өзек уйнадылар. Укучыларыбыз яратып укый торган "Чаян", "Татарстан яшьләре" газеталарында басылып чыккан мәзәкләрне сәхнәләштереп, халыкка тәкъдим иттеләр.Кызыклы уеннар, шаян биюләр, әдәби әсәрләрдән укылган өзекләр кичәбезне тагын да ямьлерәк итте.