Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Йолдызлар чакыра"

   27 март көнне Иске Ашыт мәдәният йортында "Йолдызлар чакыра" исемле очрашу кичәсе булып үтте. Кичәдә балык йолдызлыгы астында туучылар белән очраштык. Барлыгы 5 кеше катнашты. Китапханәче кичәне балык йолдызлыгы турында кызыклы мәгълүматларны сөйләп, күңелле итеп алып барды. Катнашучылар үзләре белән таныштырып, балыкка хас сыйфатларның, йолдызнамәнең дөрес һәм ялган булуын расладылар. Һәрбер катнашучы музыкаль номер хәзерләп килгән иде. Катнашучыларның иң өлкәненә 65 яшь булса, иң кечкенәсенә 8 яшь иде. Кичәбез төрле кызыклы уеннар белән аралашып барды. Тамашачылар да катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Киләчәктә дә мондый очрашулар тагын булса иде дигән теләктә калдылар.