Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз!"

    24 март көнне Иске Ашыт балалар бакчасында "Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз!" исемле балалар иртәсе булды. Китапханәче бәйрәмгә убырлы карчык булып киенеп керде. Явыз убырлы балаларның бәйрәмнәрен бозмакчы булды, ләкин балалар убырлыны тәртипкә, бәйрәмгә чакырдылар. Дуслашып, бергәләшеп кышны озатып, язны каршыладылар. Җырлар җырладылар, уеннар уйнадылар бәйрәм бик күңелле дәвам итте.