"Китаплар, газета - журналлар кайда яши?"
22 март көнне Иске Ашыт балалар бакчасы нәниләре китапханәдә кунакта булдылар. Китапханәче аларны китапханә белән таныштырды. "Китаплар, газета - журналлар кайда яши?" дигән сорауга бергәләп җавап эзләделәр. Матур шигырьләр тыңладылар, китаплар карадылвар. Таратма материаллар белән эшләделәр, сорауларга җаваплар бирделәр. Ә иң мөхиме үзләре белән өйләренә китап алдылар.