Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Намазлык бизәкләре"

    16 март көнне "Ак калфак" лылар янәдән китапханәдә "Намазлык бизәкләре" исемле фольклор дәрескә  җыйналдылар.Китапханәче кичәгә "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлаган Рәдифә абыстайны чакырды. Рәдифә абыстай намазлык ни өчен кирәк, намаз уку, намазлык төрләре. намазлык бизәкләре  турында сөйләде. Шулай ук онытылып барган гореф-гадәтләр: мәзәкләр, такмаклар, бишек җырлары, татар халык җырлары турында сөйләштек. Халкыбыз яратып уйный торган уеннар: мәкальне дәвам ит, тел көрмәкләндергечләр, алдавыч әкиятләр сөйләнде. Сәнгать җитәкчесе Зөлфия апа Фатхуллина бик матур итеп "Җомга көн" мөнәҗәтен әйтте. Әминә апа исә моңлы итеп бишек җырын җырлады. Мәдәният йорты директоры Гөлсинә Халикова исә кызыклы мәзәкләр сөйләп, күңелләрне күтәрде. Кичәдә катнашкан 8 сыйныф укучылары үзләренең әбиләре турында сөйләделәр һәм үзләре өчен бик күп яңалык алып кайтып киттеләр. Кичәбез бик күңелле һәм файдалы үтте. Ахырдан халкыбызның милли ризыклары белән тәмләп чәй эчтек.