Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Бакый Урманче иҗатында Тукай"

       Бакый Урманче үз иҗатында бигрәк тә Тукай әсәрләрен үзәк урынга куя. Рәссам сүзләренә караганда: “Тукай рәссамнар өчен үзе бер чишмә. Тукайның һәрбер әсәре, минемчә, бик күп еллар агып, безгә шундый татлы чишмә суы биреп торыр. Бездән соң әллә ничә Урманче да чыгар, әллә ничә бүтән затлар да. Ләкин һәммәсе, Тукайга мөрәҗәгать итеп, шул Тукайны ясый бирерләр...”, “...Тукай иҗаты минем эшчәнлегем өчен әйтеп бетергесез зур әһәмияткә ия. Бөтен иҗатым бөек шагыйрь темаларына багышланды, дисәм дә ялгышмам...”, “...Тукайның һәр әсәрендәге образларны, вакыйгаларны тасвирлау җиңел. Иң мөһиме – аның бөтен иҗаты халыкчан, татар тормышыннан алынган. Аның кайсы гына әсәрен кайта-кайта кабат алып укыма, үзең өчен яңалык табасың, яңа хисләр, яңа тойгылар, уй-фикерләр белән байыйсың. Тукай халкыбыз белән бер уй, бер өмет, бер хыялда яшәгән, иҗат иткән, шуңа да иҗаты мәңгелек!”

    Ул гомере буе тылсымлы сәнгать төрләрен ачкан. Б.Урманче үзенең табигать биргән сәләте, тырыш хезмәте hәм югары белеме белән меңнән артык график эш, 300 гә якын картина, 100 дән артык скульптура иҗат иткән.

   Укучылар белән "Бакый Урманче иҗатында Г. Тукай" исемле китапка күзәтү ясадык. Кырлай авылындагы музейдагы Б. Урманче иҗат иткән скульптураларның рәсемнәрен карап, музейда күргәннәребезне искә төшердек.