Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"“Телебезне, җиребезне саклап, бердәм, тату яшик дусларым”

     7 март көнне Иске Ашыт мәдәният йортында “Телебезне, җиребезне саклап, бердәм, тату яшик дусларым” исемле әдәби – музыкаль кичә үткәрдек. Кичәдә Иске Ашыт балалар бакчасы, Иске Ашыт гомумбелем мәктәбе коллективлары, авыл яшләре катнашты. Туган телебезгә, әниләребезгә багышлап язылган шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды. Нәни катнашучыларыбыз килгән тамашачыларны төрле милләт биюләрен биеп куандырдылар. “Саяра” халык театры коллективы спектакльләрдән өзекләр күрсәтеп бәйрәмебезгә ямь өстәделәр. Бәйрәмгә бик күп әниләр һәм әбиләребез килде. Бәйрәм бик күңелле үтте.