Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Татар халык уеннары"

     Балаларга ана телен өйрәтүдә төп бурычларның берсе – халкыбызның әдәби байлыгына, фольклор мирасына, аның гореф гадәтләренә таяну.  Җор телле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, санамышлар, такмаклар, әкиятләр, бәетләр, моңлы бишек җырлары – тел өйрәнүдә иң бай чыганак.Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә,йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта башлады. Шул уңайдан күп кенә бәйрәмнәребез яңадан халык арасына кереп бара.Халкыбызның йола-бәйрәмнәрен,гореф-гадәтләрен торгызу һәм яңарту безнең мәдәният йортында да актив алып барыла. Милли бәрәмнәр һәм гореф-гадәтләр, балаларыбызны халык культурасы белән таныштыруда, зур урын алып тора.

   18 февраль көнне урта яшьтәге мәктәп укучылары белән фольклор дәрес булып үтте. Бу дәрестә китапханәче татар халык уеннарының килеп чыгу тарихы, уеннар төре белән таныштырды. Ахырдан гореф-гадәтләребезгә таянып бизәлгән матур залда, иң борынгы уеннарыбызның берсе: "Әйтеп бирче тиз генә" уены уйналды. Уен балаларга бик ошады.