Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Гомерләр заяга узмаган"

   10 февраль көнне Иске Ашыт мәдәният йортында  бик матур, җылы очрашу булды. Без китап укучыларыбызны үзешчән язучы Рузалия апа Насибуллинаның “Гомерләр заяга узмаган” дип исемләнгән китабы белән таныштырып, китап герое, авылдашыбыз,  гомерен халыкка мәдәни хезмәт күрсәтүгә багышлаган, әлеге эшкә бар күңелен, йөрәк җылысын салган кеше  Раузалина Фатыйх кызы Әминова белән очраштык. Кичәдә Раузалина апаның катлаулы тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныштык. Шулай ук, кичә барышында Раузалина апаның апасының улы Радик Нурисламович  үзенең истәлекләре белән уртаклашты, үзләренең нәсел шәҗәрәләре белән тирәнтен таныштырды. Арча районы ветераннар советы рәисе Рәмзия Шәриповна китап турында, героебыз турында матур фикерләрен җиткерде, Раузалина апаны туган көне белән котлап, бүләкләр тапшырды. Раузалина апаның яшьлек дуслары, күршеләре, хезмәттәшләре  үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр. “Саяра” халык театры артисларының чыгышын халык аеруча яратып карады. Раузалина апа үзе дә безгә матур җырларын бүләк итте. Арчабыз сандугачы Расих Галимҗановның китап тәкъдир итү кичәсендә матур җырлары белән катнашуы безнең өчен иң зур бүләкләрнең берсе булды. Рузалия апа исә килгән кунакларга, мәктәп коллективына китаплар бүләк итте. Кичәдә мәктәп укучылары да катнашуы аеруча уңышлы булды. Кичәбезне үзенең рәхмәтләрен, котлауларын җиткереп, бүләкләрен тапшырып, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәйзуллин Фәим Хатыйп улы тәмамлады.