Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Милләтемнең рухи көзгесе син, и хатын-кыз!"

  “...һәр милләтнең телен, сөйләмен, диалектикасын саклаучы хатыннар, иртәгә әни булачак кызларын һәм әти булачак ирләрен дә саклаучы хатыннар”.

Г.Исхакый.

   Татар хатын-кызы элек-электән гаиләне бербөтен итүче, ирне дә, балаларны да багучы, киләчәк кешесе тәрбияләүче тыйнаклык, сабырлык, иман көзгесе булган.

   20 гыйнвар көнне Иске Ашыт авыл китапханәсендә Ак калфаклылар янәдән җыелдылар. Бүгенге темабыз татар хатын-кызларыбыз исемнәре, аларның килеп чыгышы турында булды. Һәрбер халыкта кеше исемнәренең шактый кызыклы һәм бай тарихы, үзенчәлекле традицияләре, барлыкка килү, йола-мотивлары бар. Кичә барышында китапханәче кунакларны исемнәрнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Кичәбезнең максаты-милли телебезне саклау,үстерүгә юнәлтелгән иде. Кичә барышында “Исем әйтеш”уены, хатын-кыз исемнәре кергән җырлар җырлау конкурсы, алфавиттагы хәрефләр буенча җыр җырлау конкурслары оештырылды.Үзешчән шагыйрәләребезгә өй эшләре бирелгән иде. Алар “Кулымдагы йөзегемнең исемнәре...” дип башлап такмаклар язып алып килделәр. Кичәбез ахырында “Исемең матур кемнәр куйган? ” китабы  ярдәмендә һәрберебезнең исемнәренең мәгънәләрен ачыкладык.