Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Тылсымлы кышкы әкиятләр"

  11 гыйнвар көнне Иске Ашыт авыл китапханәсендә “Тылсымлы кышкы әкиятләр” кичәсе булып үтте. Кичәдә башлангыч сыйныф укучылары катнашты.

  Әкият-ул кеше күңелендә генә була торган серле, тылсымлы бер матурлык. Һәр кеше үзе яшәгән чынбарлыкны әкияттәге кебек итәргә тырыша. Укучылар да  кичәдә нәкъ шул турыда уйландылар. Кызыклы, тылсымлы әкиятләрне уку, интернет челтәреннән өзекләр карау, китап күргәзмәсе буенча сәяхәт итү укучыларга аеруча ошады. Әкиятләр безне яратырга, ялкауланмаска, масаймаска, итагатьле булырга өйрәтә дигән нәтиҗәгә килдек.