"Кызыклы уеннар"
Каникулда да башлангыч сыйныф укучылары һәрдаим китапханәгә йөреп торалар. 10 гыйнвар көнне килгән балалар белән җырлы-биюле уеннар, ярышлар оештырдык. Балалар арасында шәһәрдән каникулга кайтучы укучылар да бар иде.
Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте бик зур. Олыларга уен - эштән бушаган вакытларында күңел ачу, ял итү булса, бала өчен уен –чын шөгыль, тормышка әзерләнү ул.
Укучыларга башта уеннар, җырлы-биюле уеннар, аларның әһәмияте турында сөйләп киттем. “Гөлбану”,”Ал кирәк”,”Чияле”,”Челтәрле” уеннары бик ошады. Ахырдан ике командага бүленеп ярышлар үткәрдек. Арада иң күп мәзәк сөйләүче укучыны билгеләдек. Бүләкләр тапшырдык.