Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Хәрәкәттә-бәрәкәт" Авыл көне

  8 январь көнне «Хәрәкәттә-бәрәкәт» девизы белән Ташкичү авыл җирлегенең Ашытбаш авылында «Авыл көне» булып узды. Бу бәйрәмдә без Иске Ашыт авылы яшьләре дә катнаштык.   Бәйрәмне Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Файзуллин Фәһим Хатыйп улы ачып җибәрде. Кунакка кыш бабай,кар кызы, һ.б әкият геройлары да килгән иде. «Күңелле стартлар»да Иске Ашыт,Ташкичү һәм Ашытбаш авылы командалары катнашты.Без, Иске Ашыт  авылы яшьләре 2 урынны яуладык. Ярышлар матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды.