Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Яңа ел кичендә тамаша"

  4 гыйнвар көнне Иске Ашыт халкы саф һавада рәхәтләнеп ял итте.

  Иске Ашыт  мәдәният йорты хезмәткәрләре , китапханә белән берлектә бик күңелле бәйрәм оештырды. Бәйрәмдә шулай ук Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи дә катнашты. Авыл җирлеге рәисе Фәһим Хатипович та  бәйрәмгә килеп, халык белән бергә уйнады, күңел ачты.  Кышкы уеннарда авыл халкы һәм балалар теләп катнашты. Халыкны кайнар коймак һәм самовар чәе, зур казанда пешкән пылау белән сыйладылар. Кыш бабай белән Кар кызы да бәйрәмгә ямь өстәде. Кыш бабай  балаларга һәм уенчыларга үзенең баллы күчтәнәчләрен таратты. Уеннарда катнашучылар берсе дә бүләксез калмадылар. Халык шат йөз белән таралды.