Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Суга Яңа ел сәгате"

    30 декабрь көнне Иске Ашыт авылы мәдәният йортында “Суга Яңа ел сәгате” исемле балмаскарад кичәсе үткәрдек.

    Бәйрәм кичәсе матур җырлар, скетчлар, биюләр һәм төрле уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмне  Кыш бабай һәм Кар кызының  килүе тагын ямьләндереп җибәрде. Алар алдынгы игенчеләрне, терлекчеләрне котлап, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, аларның берничәсен сәхнәгә чакырып, җырладылар, биеделәр. Клоун, Шүрәле, Убырлы булып киенеп керүчеләр дә булды. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әтәч елы икәнлекне истә тотып уеннарда катнашучыларга иң зур бүләк тере әтәч булды. Кичә бик күңелле үтте.