Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Мәүлид мөбәрәкбад!"

    Белгәнебезчә, 12 декабрьдә 1436 нчы елның Рабигыл Әүүәл ае башлана. Рабигыль – Әүвәл аеның 12нче көне (23 декабрь) (Ислам дөньясында зур тантана көне). Бөтен дөнья мөселманнарының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе – Мәүлид кичәсе. Әһәмияте буенча Кадер кичәсеннән соң икенче урында тора. Бу көнне сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вәссәләм дөньяга килгән. Шул көннән башлап, Ислам нуры җәелгән. Бик күп могҗизалар пәйда булган.

    Пәйгәмбәребез (с.г.в.) туган көне булу сәбәпле, бездә татар, башкорт халкында да ул бик зурлап, бер ай давамында бәйрәм ителә. Ай буена мәчет-мәдрәсәләребездә вәгазь сөйләнелә, олуг шатлык белән гыйбадәтләр кылына. Мөселман өйләрендә Мәүлид ашлары уздырыла. Коръән укыйлар, пәйгәмбәребез (с.г.в.)гә багышлап салаватлар, мөнәҗәтләр әйтәләр.

    10 нчы декабрь көнне Иске Ашыт мәдәният йортында Мәүлид кичәсе үткәрелде. Кичәдә авылның ак әбиләре, түбәтәйле бабайлары, мәчеттә белем алучы балалар, мөгәллимәләр шулай ук, Татарстанның халык артисты Фердинат Фәтхи дә катнашты. Ул  үзенең чыгышында  авылның дини һәм дөньяви тормышын алып баруда Габдерәшит  хәзрәт Әхмәтовның  тоткан урынын югары бәяләде. Абыстаебыз Фирдания апа Корән укыды, Фердинат Фәтхи белән Зөлфия Фатхуллина мөнәҗәт әйттеләр, мәктәп яшендәге балалар Коръәннән аятьләр укыды. Бәйрәмебездә “Арча хәбәрләре” газеты журналисты Румия Надршина  да катнашты. Кичәбез ахыры чәй өстәле артында дәвам итте. Авылдашлар киләчәктә дә мондый очрашуларның дәвамлы булуларын теләп таралышты.

    Аллаһы Раббыбыз эшләребезгә ярдәм, күңелләребезгә канат, җаныбызга дәрман, холкыбызга сабырлыклар бирсен. Күңел түрләребезгә, өйләребезгә, гаиләләребезгә, мәчет-мәдрәсәләребезгә, Ватаныбызга һәм барча галәмгә Аллаһ Җәнәбел Хак муллык вә сәгадәт тынычлыклар насыйп әйләсен. Бәйрәмнәребез мөбарәк булсын!