Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Театр яктылыкка, нурга илтә "

  8 декабрь көнне Иске Ашыт авыл китапханәсендә Г. Камал исемендәге театрга  110 ел тулуга багышланган “Театр яктылыкка, нурга илтә ” дип исемләнгән тәрбия сәгате булды.  Максаты:  Татар театрлары турындагы мәгълүматларны киңәйтү, театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү, китап укуга кызыксыну уяту.

  Галиәсгар Камал -  татар халкының бөек драматургы, язучысы, егерменче йөз башы татар әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате тарихында зур урын алып торган әдипләрнең берсе. 1936 елда театрга Г.Камал исеме бирелә. Дәресебезне  Г. Тукайның “Театр” җыры белән башлап җибәрдек. Г Камалның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык, аның китапларына күзәтү ясадык. Дәрес  барышында “Театр яктылыкка, нурга илтә” исемле презентация күрсәтелде. 6 сыйныф укучылары әдәбият дәресләрендә “Беренче театр” әсәрен укыйлар икән. Шуңа күрә әңгәмәбезне шушы әсәр буенча дәвам иттек, өзекләр карадык, ахырдан театрдан өзекләр уйнадык.