Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Коронавирус кайчан бетәр?"

    Югары сыйныф укучылары белән бөтен дөньяны куркуга салган коронавирус хакында сөйләштек, саклану чараларын искә төшердек, газета- журналларда чыккан мәгълүматлар белән таныштык. Укучыларга "Заман чире - таҗлы вирус" исемле бик эчтәлекле күргәзмә тәкъдим ителде. Әңгәмәбез бик файдалы үтте.