Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Беләзегем - йөзегем" (Мастер класс)

      Китапханәдә "Ак калфак"лыларның чираттагы очрашуы узды. "Беләзегем-йөзегем" исемле мастер класс булып үтте. Татар хатын-кызлары элек-электән төрле бизәнү әйберләре киеп йөргән. Браслетлар иң яратып киелгән бизәнү әйберләре булып тора. Браслетларның тарихы турында "Беләзегем-йөзегем"дигән электрон презентация әзерләнде һәм тәкъдим ителде,шулай ук "Хатын кыз-матурлык тудыручы"дип исемләнгән тематик китап күргәзмәсе төзелде. Хатын-кыз матурлыкны яратып кына калмый, үз куллары белән матурлыкны да тудырырга сәләтле. Авылдашыбыз Гөлзада Альберт кызы янәдән безне үзенең матур кул эшләнмәләре-бәйләгән уенчыклары һәм сувенирлары, беләзекләре, алкалары белән сөендерде. Беләзек эшләү буенча мастер класс күрсәтте. Шулай ук халкыбызның гореф-гадәтләрен, уеннарын, мәкальләрен искә төшердек. Мастер класс  бәйрәм атмосферасында үтте. Барысы да канәгать калды.