Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Ветеранга открытка"

    14 январь көнне Иске Ашыт авыл китапханәчесе бакча балалары белән мастер класс үткәрде.Мастер-класс барышында балалар төсле кәгазьдән йолдызчык ясадылар, ә аннары ветеран өчен бүләк әзерләүгә керештеләр. Малайларга һәм кызларга бу эш җиңел бирелмәде, чөнки алар әле бик нәни. Булачак открытка вак  элементлардан тора. Ләкин алар барлык кыенлыкларны да җиңеп чыктылар. Мастер-класс барышында балалар китапханәченең  сугыш турындагы   хикәяләрен тыңладылар, сугыш еллары җырларын һәм бүгенге тыныч тормышыбыз өчен ата-бабаларыбызның сугышта нинди авырлыклар, нинди батырлыклар эшләүләрен тыңлап үттеләр.