Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Кышның матур бизәкләре"(Мастер класс)

      Яңа ел-тылсымлылык һәм бүләкләр бәйрәме. Яңа ел-кул эшләре өчен иң кулай вакыт. Һәркем Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан йортны үзенчә бизи, әмма соңгы вакытта үз куллары белән ясалган бизәнү әйберләре популярлаша бара.

      5 гыйнвар көнне Яңа ел каникулларында безнең китапханәдә мастер-класс үткәрелде.Китапханәче балалар белән  Яңа ел  турында сөйләшеп, яңа ел  чыршысын кәгазьдән, модульле оригами ысулын кулланып  ясарга өйрәтте. Балалар бу тәкъдимне шатланып кабул иттеләр һәм иҗатка тотындылар. Алар төсле кәгазь ярдәмендә яңа ел чыршысын ясадылар, аны кулдан ясалган уенчыклар белән бизәделәр. Балалар Яңа ел җырларын җырлый-җырлый эшләделәр, бик матур чыршылар килеп чыкты.