Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Исәнме чыршыкай!"

    Иске Ашыт балалар бакчасында " Исәнме Чыршыкай!"исемле балалар иртәсе булып үтте. Күңелле бәйрәм кичәсенә кунакка мәче, төлке һәм Мәрфуга  килде.

     Балаларны матур итеп бизәлгән зал, матур чыршы, матур костюмнар, бүләкләр, Кыш Бабай, Кар Кызы һәм  әкият персонажлары каршы алды. Тамаша башланганнан бирле әкият геройлары балаларны тылсымлы әкият дөньясына җәлеп итте. Балалар бәйрәм атмосферасына чумдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Кыш Бабай килү белән җыр-бию, чыршы тирәли әйлән-бәйлән,  чын бәйрәм башланды. Барлык мәктәпкәчә яшьтәге балалар да рәхәтләнеп үзләренең талантларын күрсәттеләр: биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, уйнадылар. Беркем дә битараф калмады. Кыш бабайның үз кулыннан бүләкләр алу балаларда шатлыклы  хис-тойгылар уятты.

      Бәйрәм бик күңелле  килеп чыкты, бик матур  тәэсирләр калдырды.