Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Яңа ел бизәкләре" (Мастер класс)

      Китапханәдә кәгазь кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Балалар шулкадәр  мавыгып эшләделәр,  барлык адым - гамәлләрен зур кызыксыну белән башкардылар. Безне дә үз белемнәре белән сөендерделәр һәм үзләре дә нәтиҗәләреннән канәгать калдылар. Шулай ук балаларның кышкы уеннары турында китаплар белән таныштылар,  үзләренә таныш булган  шигырьләрне укыдылар. Ә ясалган кар бөртекләрен,  үз сыйныфларын бизәү өчен,  үзләре белән алдылар.