"Хәвеф - хәтәр булмасын дисәң..."
Иске Ашыт авыл китапханәсендә 8-9сыйныф укучылары өчен гражданнарның хәбәрсез югалу очракларын булдырмауны кисәтү максатыннан "Хәвеф-хәтәр булмасын дисәң..." исемле мәгълүмати-танып-белү сәгате үткәрелде.Кеше югалуның төрле очраклары, фаҗигале хәлләр турында сөйләшенде. Газетлардан, китаплардан югалу очраклары турындагы хикәяләрдән өзекләр укылды.Игътибарлы һәм уяу булырга кирәклеге аңлатылды. Туганнарыгызны һәм якыннарыгызны, үзегезне саклагыз.