"Заман чире - таҗлы вирус"
Китапханәдә авылыбыз яшьләре белән "Заман чире - таҗлы вирус" исемле түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр алып бардык.
"COVID-19" нәрсә ул? Аннан ничек сакланырга дигән сорауларга җаваплар эзләдек. Әлбәттә кичәбездә авылыбыз фельдшеры Гадения Файзрахманованың булуы, аның сорауларга тулы, дөрес итеп җаваплар бирүе кичәбезне тулыландырды.
- Яңа коронавирусны да, башка вирусларны да антибиотиклар белән дәвалап булмый, - дип аңлатты фельдшерыбыз. Әлбәттә инде саклык чаралары турында да кисәтте. Бик файдалы кичә булды.
Барыбызда сау - сәламәт булыйк!