Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Террорчылык турында ни уйлыйсыз?" (Әңгәмә)

    Чыннан да, бүгенге көндә "терроризм" төшенчәсе никадәр генә куркыныч булып яңгырамасын, бу сүз беребезгә дә ят түгел. Терроризм - аерым кешеләр яки төркем тарафыннан кешелеккә каршы көч кулланып эшләнелә торган иң куркыныч җинаятьләрнең берсе. Мондый куркыныч кешеләргә генә түгел, хәттә бөтен бер илгә янарга мөмкин. Зур шәһәрләрдә, хәтта авыл җирлекләрендә дә, терроризм белән бәйле очраклар еш кабатланып тора. Безнең район территориясендә бүгенге көнгә кадәр терроризм белән бәйле очраклар күзәтелмәде, ләкин бу безгә "бар да тәртип, бар да яхшы" дип тынычланырга җирлек һәм бернинди гарантия бирми. Терроризмның географиясе киңәя бара, безнең районда да, безнең авылда да  андый хәл булмас дип беркем дә әйтә алмый.

   Шул уңайдан, үсеп килүче яшь буын белән әңгәмә үткәрдек.